ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Семинарда сүз балалар бакчаларында ашатуның торышы, санитария таләпләренең үтәлеше турында булды. Семинарда  мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Анна Саетова һәм 3 нче номерлы балалар бакчасының  шәфкать туташы Энже Билалова чыгыш ясадылар.

 Безнең Шәтке  балалар бакчасы тәрбиячесе  Рахимова Людмила Николаевна Россия- күләм "Рассударики" конкурсында " Декоративно-прикладное творчество"" номинацисендә, катнашып ,3 – урынга лаек булды. Рахимова Людмилага алга таба да уңышлар  телибез!

Бүген бакчада беренче гомум ата- аналар җыелышы булып узды. Башта сүзне, үзләренең концерт номерлары белән, балалар алды.  Аннан бакча мөдире Дәүләтшина А.Н. җыелган әти-әниләрне алга куелган бурычлар, максатлар белән таныштырды, туклану, балалар сәламәтлеге турында сөйләде. Ә өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х.укыту-тәрбия эшчәнлеге турында, бакчада һәм район күләмендә узган күңел ачу чаралары турында чыгыш ясады. 
Җыелыш балаларның матур чыгышлары белән башланып китте , аннан соң  бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф. һәм өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар,планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.Музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыкаль эшчәнлек барышында нәфис-нәфасәти юнәлештә үстерү буенча  эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Саба районының ЮХИДИ пропаганда бүлеге хезмәткәре Закиров Д.Р.ата-аналарга балалар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде һәм видеофильм күрсәтеп үтте.

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар! Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавыбызны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
1 октябрга мөгезле эре терлек саны 14243 баш булып исәпләнде. Узган елга караганда 106% тәшкил итте. Сөт җитештерү 102% ягни 16713 тонна, ит җитештеру 108% ягни 1513 тонна тәшкил итте. Терлекчелек продукциясе үсеше хуҗалыкларның эшчәнлекләрен билгели-алар Алан, Нирус, Игенче һэә башка хужалыклар. Ел башыннан уртача бер сыерга 3811 килограмм сөт савылган,  сентябрь аенда бу күрсәткеч бер сыерга 400 килограм тәшкил итә
Форумда халкыбызны һәм дә киләчәк буын балаларыбызны үз ана телендә  матур тәрбияле, югары әхлаклы , тәртипле һәм башкаларга да үрнәк булырлык шәхес итеп тәрбияләү максаты куелган иде.  Шулай ук, чит илдән (Марокко,  Һиндстаннан) килгән  мөселманнарның белем һәм тәрбия бирүләре белән беррәттән, үзебезнең Татарстаннан да мөгаллимнәребез үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

30нчы сентябрь һәм 2 нче октябрь көннәрендә рус теле ,математика фәннәреннән Баландыш төп мәктәбендә  5 нче класста тестлар үткәрелә.Бу эш Татарстан Республикасының 2010-2015 нче елга мәгарифне үстерү стратегик  чаралар кысаларында 5 нче сыйныф укучыларының белем сыйфатын анализлау максатыннан үткәрелә. Шул ук вакытта 9нчы сыйныф укучыларының БДИ га әзерлекләрен тикшерү максатыннан да тестлар үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International