ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген 9нчы, 11нче сыйныфларда район  Мәгариф бүлеге приказы нигезендә рус  теленнән тест үткәрелде. Бу тест БДИ  форматында булды.

Бу чара 5 сыйныф укучылары өчен  Татарстан фән министрлыгы боерыгы нигезендә, ә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен район мәгариф булеге тарафыннан  утткәрелде.   Укучылар яңа уку елында тагын бер кат белемнәрен тикшерделәр.

Шундый кичәләренең берсе. 26 сентябрь көнне портрет – кичәсе рәвешендә уздырылды. Кичә юбиляр, «Нардуган» фольклор ансамбле  солисты Меньшова Елизавета Петровнага багышланган иде. Юбилярны котларга якыннары һәм «Нардуган» фольклор ансамбле җыелды.

  Кичә матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.

«Бер очрашу үзе бер гомер» дип аталган бу чарада мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар катнашачак.

Бу концертта  Олы Мишә авылы урта мәктәбе  укучылары катнашачак. Безнең максатыбыз  укучыларны шушы чарада актив катнаштыру, шушы чыгышлары белән кадерле өлкәннәребезгә үзләренең хөрмәтен күрсәтүләрен телибез.
"Ләйсән" җыр, бию ансамбле  халык көйләренә тезмә өйрәнде. Балаларга борынгы йолалар, фольклор, уеннар өйрәтелә. 
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

 

29 сентябрь көнне  Ю.Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында 1 октябрь “Өлкәннәр көне” уңаеннан концерт номерларына репетиция булып узды
Теләче  районы спортка  бик  зур  әһәмият  бирә. Әлеге  Бөтенроссия йөгерү көне унаеннан уздырылган районыбыз     тормышында социаль әһәмияткә ия булган чарада  Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмаган. 

Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында  1 октябрь – өлкәннәр  көне уңаеннан  авыл үзешчәннәре катнашында « Картаерга ашыкмагыз әле…» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы үтәчәк. Хәзерге көндә әлеге чарага әзерлек  эшләре  бара. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International