ЯҢАЛЫКЛАР



29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әлеге конкурста безнең районнан 13 кеше катнашты, әмма җиңүгә лаек булучысы берәү генә булды. Ул да булса «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тимербаева Гөлгенә Фәнис кызы булды. 

Әлеге ярышларда Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә көч сынашты.

28 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең  өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызыҗитәкчелегендә, эшләп килүче “Сюрприз” бию коллективының кечкенәләр төркеме, районыбызда урнашкан Шафиков Рифкать Зиатдиновичның кече зоопаркында экскурсиядә  булып кайттылар. Балалар зоопаркта аккошлар, тиен, пони, Кытай тавыклары һәм бик күп төрле җәнлекләр күрделәр. Шулай ук балалар зоопаркта урнашкан музейга кереп андагы экспонатлар белән дә таныштылар.

Һәр елны безнең мәктәп укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз “Умка” дистанцион конкурсында катнаштылар. 9 укучы математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һәм русская литературадан көчләрен сынадылар. Укучыларыбызга җиңүләр теләп калабыз!

Тәрбияченең максаты: балаларны җимешләрне дөрес җыярга өйрәтү,  кызыксынуларын үстерү, җимешләрнең һәм дару үләннәренең  әhәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү. Эш барышында балалар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр. Үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алдылар. Җыйган гөлҗимештән пешекче апалары тәмле чәй ясап эчерде. “С” витаминына бай булган гөлҗимеш балаларның үсеп килүче организмы өчен бик файдалы. 

29 нче сентябрьдә Баландыш  төп мәктәбендә көзге уңышны җыю буенча өмә үткәрелде. Укучылар  һәм техник хезмәткәрләр көче белән  кишер  һәм чөгендер уңышы җыеп алынды. Уңышның бик  мулдан  булуы,барыбызны да шатландырды.

29 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан үзенең күп еллар хезмәтен мәдәният өлкәсенә багышлаган,
хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган Сәкинә апаның хәлен белеп, аңа кирәкле газета журналларны тапшырып бәйрәм белән котлады.

Балаларның туклануын витаминлы ризыклар белән тулыландыру буенча безнең Олы Мэтэскэ балалар бакчасы коллективы үз тырышлыгын куя. Язын яшелчә бакчасына кишер, чөгендер, бәрәңге, суган, сарымсак,помидор, кыяр һәм башка төрле яшелчәләр чәчелә. Җәй буена куйган хезмәтебез бушка китмәде мул уңышы белән сөендерде. Бугенге кондэ балалар бакчасынын бакча яны яшелчэ бакчасыннан козге муллык жыю хэм коздэн жирлэрне эшкэрту эшлэре алып барыла.

Буген, 29 сентябрьдә Ямбулат авылы куб мөдире  һәр өлкән кешенең, өйләренә барып, чакыру билетлары таратты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International