Бакчабызда үскән кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләр укучыларыбызны ел әйләнәсе тукландырып торырга җитәчәк. Уңышның бик мулдан булуы, барыбызны да шатландырды.
Бу мероприятиядә район прокуроры Сонгатуллин Р.Р, полиция начальнигы Хайретдинов А.Ф. , Олы Нырсы авыл жирлеге башлыгы Гиниев Р.Г., ДНД нан унике кеше катнашты. Прокурор белән полиция башлыгы таныклыкларны тапшырды. Үзләренең чыгышларында халык дружинасы әгьзаларына вәкаләтләрен, бурычларын аңлатты. Уз эшләренә намус белән җаваплы карауларын сорады.
Без уз чиратыбызда һәрдаим чишмә кырыен чистартып, тал ботакларын җыеп, кычытканнарын чабып торабыз. Чишмә кырые чиста, матур булгач аннан су алучы авылдашларыбызга да күңелле. Авыл халкы Хәмит Хабделхаевичка әлеге гамәле өчен бик рәхмәтле.
27 сентябрь көнне драммтүгәрәк берләшмәсенә йөрүче Гөлзара Хамидуллина белән «Яшь белгечнен эшкә кайту күренеше» буенча репетиция үткәрелде.
Бу күренеш Өлкәннәр көненә багышланган кичәдә күрсәтеләчәк.
Иске Җөри авылы китапханәсендә «Нет- террору» дигән стенд ясалып китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде.