27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Без тынычлык яклы” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты.
Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында ук салына. Шуңа күрә безнең балалар бакчасының төп бурычларның берсе булып, балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү чаралары куллану тора.
25 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә бер - береңә хөрмәт һәм бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан "Без төрле, тик без бергә" исеме астында китапларга күзәтү оештырылды.
“Милләтләр кроссы” Россия Федерациясе террирториясендә үзенең катнашучылары белән киң колач алган ярышларның берсе. Бу ярышта ничә яшьтә булуына карамастан, спортка хәзерлеге һәм мөмкинлеге булган һәр граждан катнаша ала. “Милләтләр кроссы”сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. 26 сентябрь көнне Олы Мишә укучылары да бу ярышта катнаштылар. 11 сыйныф укучысы Мифтахова Алия икенче урынны яулады. Алга таба да бу ярышларда актив катнашырга чакырабыз.