1 октябрь –Өлкәннәр көне.Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә 1-4 класслар арасында “Минем яраткан әбием һәм бабаем”дигән исем астында рәсем ,5-6 класслар арасында инша,7-9 класслар арасында бүләк әзерләү буенча конкурслар үткәрелә. Барлык классларда да “Аларның хезмәте хөрмәткә лаек” темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
Максабаш башлангыч мәктәбендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә терроризм һәм коррупциягә каршы кичә уздырылды. Укучыларга экстремизм,терроризм төшенчәләре аңлатылды. “Без тынычлык яклы” рәсем конкурсына йомгак ясалды. Без террорга каршы! Илдә тынычлык булсын.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Әскәров Венер Ибрагимович, хөкемдар-тренеры Сафин Алмаз Зуфарович житәкчелегендә безнен район командасы да катнашты.
Балаларыбызның иртәсе иртәнге гимнастика белән башланып китә.Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе.
26 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары “Кросс Наций -2015” ярышында катнаштылар. Бу массакүләм чарада мәктәп яшендәге балалар да, оешма предприятия эшчеләре дә активлык күрсәттеләр.
Көзге уңыш җыю дәвам итә.Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә чөгендер,кишер,кәбестә алу өмәсендә катнаштылар.Уңышның бик мулдан булуы,барыбызны да шатландырды.