Шәтке авылы китапханәсендә 19 сентябрь көнне "Кояшкай" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Әкият иленең тылсымлы серләре" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә балалар укыган әкиятләрен сөйләделәр. Аерым геройларга анализлар ясалды.
17 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Терроризм – угроза обществу!» дигән почмак эшләнде. Анда буклет, брошюралар куелды. Монда кеше күп йөри торган җирләрдә шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат бирелгән, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән.
18 сентябрь көнне “Экстремизмга - юк” айлыгы кысаларында Максабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Халыклар дуслыгы яклы без. Көч куллануга каршы без” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Башта “Сак бул, экстремизм” темасына әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын. Конкурска нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.