ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Безнең районнан бу конкурста Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Узәк бистәсеннән Зайнетдинов Ильмир Ильдусович  устергән 48 кг кабак алып барып 1 урынга лаек булдылар. 

Көзне һәркем үзенчә тасвирлый: алтын, салкын, юмарт, яңгырлы, боек. Ни генә дисәк тә, көз бик тә гүзәл чор, уңышлар җыелып амбарларга кергән, кыр эшләренә нәтиҗә ясар вакыт, мәктәпләрдә укулар башланган, кышкы салкыннарга әзерләнер вакыт. Салкын кышка да инде ерак калмады, ә урамда әлегә әбиләр чуагы, кояшның җылы нурларыннан ләззәт алып калыр вакыт. Шармыш авыл китапханәсендә “Әй, бу әкияти көз” дип исемләнгән фотолар конкурсы игълан ителде. Авылның яше-карты көзнең җылы, матур көннәрендә урамда газета журналлар,  кызыклы китаплар укып рәхәт таба.

Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә физик үсеш шөгыльләрендә традицион булмаган алымнар кулланыла башлады: аэробика элементлары, ритмик күнегүләр гимнастикасы, уен, бию һәм башкалар. Үзәк балалар бакчасында   тәрбиячелэр   балалар белән еш кына аэробика элементлары кулланылган физик үсеш шөгыле һәм иртәнге гимнастика үткәрәлэр.  Мондый төр шөгыльләрне балалар бик теләп башкаралар.  Балаларда уйлау һәм уйлап табу сәләте көчәя. Уңай эмоцияләр балаларның саләмәтлегенә дә уңай тәэсир итә. 

Бүген Үзәк балалар бакчасынын 2 кечкенәләр- уртанчылар төркеме балалары белән  тәрбияче Вера Измайлова чираттагы рәсем һәм аппликация шөгелен үткәрде. Балаларга татар халкынын баш киеме –түбәтәй төшерелгән кәгазь битләр таратылды. Түбәтәй татар орнаменты белән бизәлгән: ләлә чәчәге, яфраклар төшкән иде. Түбәтәй кырларын балалар төсле карандашлар белән буядылар, орнаментын аппликация ярдәме белән төсле җепләр, йон белән бизәделәр. Түбәтәйләр бер- берсенәнән матуррак килеп чыкты. Балалар үзләренен эшләрендә фантазияләрен матурлыкны күрү белү сәләтләрен эшкә җиктеләр

26 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 7-8,9,10-11 класс укучылары өчен экология һәм астрономия фәннәреннән мәктәп туры олимпиадасы үткәрелде. Укучылар олимпиада эшләрен бик теләп башкардылар. Экология фәне мәктәптә укытылмаса да, укучылар экологиягә кагылган мәсьәләләр белән  кызыксыналар.Шушы фән буенча өстәмә материаллар уку, мәсьәләләр чишү укучыларда экологиягә кызыксыну уята.

Укыту процессы педагог – психологларның ярдәменә мохтаҗ. Үз вакытында психологик диагностика үткәрү, аны анализлау һәм уку – тәрбия процессында аларның нәтиҗәләрен файдалану- укучыларның үсешендә  һәм үзүсешендә зур йогынты ясый. Шул уңайдан педагог – психолог Хазипова С.Н. 2нче сыйныфтан 11 нче сыйныф укучыларына шәхси  психологик  тест үткәрде. Аның нәтиҗәләрен шәхесне үстерүдә кулланырбыз.

26 сентябрь көнне Теләченең үзәк урамында йөгерү буенча “Татарстан кроссы-2015” ярышы булып узды. Ярышларда 3 категория йөгерешчеләр: 16 яшькә кадәрге балалар,16 яшьтән 30 яшькәчә өлкәннәр һәм 30 яшьтән узган ирләр һәм хатын-кызлар катнашты. Йөгерешчеләр үз көчләрен 2000 метр дистанциядә сынады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Программалар төзү буенча яңа стандартларны искә алып, анализ һәм өйрәнүләр оештырылды.
Киңәшмәнең темасы: ”Информатика фәнен укытуда мөхим сораулар”. Киңәшмәне район мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Галия Мөхәммәтгали кызы уздырды.

21 сентябрь көнне мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шамсетдинова Г.Р., Азимова Г.З. “ 2015 -2016 елда Татарстан республикасы гомумбелем бирү оешмаларының халыкара  iPIPS  тикшеренүләрендә катнашуы” дигән темага Казанда үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Тикшеренүләр 1 сыйныфларда  5-19 октябрь көннәрендә үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International