21 сентябрь көнне мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шамсетдинова Г.Р., Азимова Г.З. “ 2015 -2016 елда Татарстан республикасы гомумбелем бирү оешмаларының халыкара iPIPS тикшеренүләрендә катнашуы” дигән темага Казанда үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Тикшеренүләр 1 сыйныфларда 5-19 октябрь көннәрендә үткәреләчәк.