ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Ярышларда Саба, Алексеевск, Балык Бистәсе, Биектау, Чистай, Буа, Мөслим, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Арча, Менделеевск, Зәй, Тәтеш, Кайбыч, Аксубай, Балтач районнарыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән 270 яшь спортчы катнашты. Приз фонды 100 мең сумны тәшкил иткән әлеге ярышта  2004 нче елгы һәм яшьрәк, 2002-2003 елгы, 2000-2001 елгы һәм 1999 елгы һәм олырак  яшь категрориясенә кергән балалар көчләрен сынады. 

Район мәгариф бүлеге методистлары атна дәвамында татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгына 2015-2016 уку елы өчен отчетлар тапшырды.

      

1 йөгерештә

16 яшькә хәтле кызларарасында:

1 урында–Домолазова Екатерина (Абди)

2урында– Бламыкова Диана (п.Лесной)

3 урында – Шайхутдинова Азалия (Шадки)

егетләрарасында:

1 урында– Губайдуллин Фирдус (Тюлячи)

2 урында– ГаляутдиновРадиф( Б.Нырсы)

3 урында– Гайбадуллин Ильмир (п.Лесной)

2 йөгерештә 16 яшьтән алып 30яшькә хәтле;

хатын-кызларарасында

1урында – Камалетдинова Лейла (Абди)

2урында – МифтаховаАлия (Б.Меша)

3урында – Закирова Гульдана (Б.Нырсы)

19нчы сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ГТО ның көзге сессиясен тапшыралар. Мәктәбебезнең укучылары, әти-әниләрнең ризалыгы буенча,  АИС ГТО системасында регистрация уздылар. Укучылар тәкъдим ителгән күнегүләрне сайлап алып ГТО нормаларын башкаралар. Мәктәбебездә укучы һәр бала ВФСК ГТОның таләпләрен аңлы рәвештә үтиләр. Бу таләпләрне башкару, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны күрсәтә.
Шул кичәгә «Сандугач» җыр сөючеләр берләшмәсенә йөрүчеләр белән репетиция өлеше уздырылды. 
Казаклар авылы мәдәният йорты территориясен  чиста тоту максатыннан клуб тирәсендә чисталык сәгате үткәрелде,  тирә-якны чүптән, чүп- үләннәрдән арындырдык.
Балалар берләшмәгә бик теләп йөриләр,мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашалар.Мондый чаралар балаларны төрле яктан ачарга,аларның сәләтләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. 

23 нче сентябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә укучылар белән мониторинг үткәрелде. Балаларның шәхси-эмоциональ халәтләрен ачыклау өчен уздырылган бу чарада барлык укучылар да катнашты. Укучыларның тест ярдәмендә шәхси-эмоциональ халәтләрен ачыклау  балаларга  вакытында  психологик ярдәм күрсәтү өчен кирәк.Психолог белән уздырылган бу чарага әти-әниләр дә үзләренең ризалыклары бирделәр.

Табигатьтә әбиләр чуагы дәвам итә. Алтын көзне, табигатьне күзәтү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре көзге урманга экскурсиягә бардылар. Урманның матурлыгын, агачларның алтын-сары яфракларын, гөмбәләр, кырмыска оялары күреп балалар сокландылар.
Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Шуны истә тотып Айдар балалар бакчасында иртәнге гимнастика көндәлек үткәрелә. Быелгысы уку елыннан гимнастика һәм физик культура шөгыльләре өчен ак футболка, кара шортик һәм чешкалар булдырылды. Гимнастика спортзалда бубеннар һәм музыка ярдәмендә үткәрелә. Балалар бик теләп шөгыльләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International