Агымдагы елның 19-20 сентябрь көннәрендә Алабугада Алабуга районы башлыгы призына бадминтон буенча ярышлар узды.

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 19-20 сентябрь көннәрендә Алабугада Алабуга районы башлыгы призына бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышларда Саба, Алексеевск, Балык Бистәсе, Биектау, Чистай, Буа, Мөслим, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Арча, Менделеевск, Зәй, Тәтеш, Кайбыч, Аксубай, Балтач районнарыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән 270 яшь спортчы катнашты. Приз фонды 100 мең сумны тәшкил иткән әлеге ярышта  2004 нче елгы һәм яшьрәк, 2002-2003 елгы, 2000-2001 елгы һәм 1999 елгы һәм олырак  яшь категрориясенә кергән балалар көчләрен сынады.

Безнең районнан әлеге ярышларда балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы А.Ф.Җәббаров кул астында шогыльләнүче Данил Галимов, Гадел Җәббаров, Зөлфәт Нәҗипов һәм Азат Мозафаров катнашты. Уен нәтиҗәләренә килгәндә, парлы уенда Данил Галимов белән Гадел Җәббаров 3 нче урын алып, грамота, медаль һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International