Туплы уеннар.

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Көчле, нык булып, чыныгып

Үсәсем килә тизрәк.

... Туган илне сакларга да,

Туган телне якларга да

Сәламәт акыл кирәк.

               Газинур Морат.

Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында ук салына. Шуңа күрә безнең балалар бакчасының   төп бурычларның берсе булып, балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү чаралары куллану тора.

Бүген беренче кечкенәләр төркеме белән ачык һавада физик культура шөгыле булып узды. Шөгыльнең темасы: “Туплы уеннар”.  Балалар туплар белән төрле уеннар уйнадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International