Бүген бакчада беренче гомум ата- аналар җыелышы булып узды. Башта сүзне, үзләренең концерт номерлары белән, балалар алды. Аннан бакча мөдире Дәүләтшина А.Н. җыелган әти-әниләрне алга куелган бурычлар, максатлар белән таныштырды, туклану, балалар сәламәтлеге турында сөйләде. Ә өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х.укыту-тәрбия эшчәнлеге турында, бакчада һәм район күләмендә узган күңел ачу чаралары турында чыгыш ясады. Ата-аналар белән бергәлектә генә балалар тәрбияләүдә югары уңышларга ирешергә мөмкинлеген искәртте. Педагог- психолог Хаҗипова С.Н үзенең киңәшләрен әйтеп узды. Татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. ана теленең әһәмияте, татар теле шөгыльләренең сөләм үстерүдәге роле турында сөйләде. Җыелышның кунагы- “Ак –барс” ГРУППА иминият компаниясенең җитәкчесе Галимов Ф.Ф. балаларның иминлеген саклау йөзеннән тикшерүләр узу өчен юлламаларны ничек алу турында аңлатты.