29 нчы сентябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Бердәм белем бирү стандартларына таянып мәктәпкәчә яшьтәге балаларны нәфис-нәфасәти юнәлештә үстерү” темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш балаларның матур чыгышлары белән башланып китте , аннан соң бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф. һәм өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар,планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.Музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыкаль эшчәнлек барышында нәфис-нәфасәти юнәлештә үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Саба районының ЮХИДИ пропаганда бүлеге хезмәткәре Закиров Д.Р.ата-аналарга балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде һәм видеофильм күрсәтеп үтте.
Әти-әниләр җыелыш барышында шулай ук үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алып кайтып киттеләр.