Өлкәннәр көне уңаеннан "Волшебная паутинка" түгәрәгенә йөрүче балалар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчелегендә, үзләренең дәү- әниләренә һәм дәү әтиләренә бүләкләр әзерлиләр. Түгәрәктә балалар өлкәннәрне хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә, булышырга кирәклеге өйрәтелә.