Безнең мини-музей.

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, Үзәк балалар бакчабызда кечкенә генә "Татар өе" дигән музей эшли. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбияли. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез.  Тәрбиячеләр музей педагогикасы аша әнә шулай балаларга патриотик тәрбия бирә.               
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International