Иске Җөри авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр көненә әзерлек эшләрен алып баралар. «Бар иде бит яшь чаклар» дип исемләнгән концерт программасында мәктәп укучылары һәм студентлар катнашачак. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнәчәк.
Безнең Шәтке балалар бакчасына, музыка шөгыльләрен үткәрергә музыка укытучысы Мухаметшин Ренат килде.Балалар Ренат абыйларын бик яраттылар,баянга кушылып бию – җырлау аларга бик охшады.Хәзер бергәләшеп өлкәннәр көненә әзерләнәбез.
Көз җитте. Бакчадагы чәчәкләр үз төсләрен югалта башлды, аларның орлыклары өлгерде. Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында, зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән яз көне утыртыр өчен орлыклар җыйдылар.Орлыклардан тишелеп чыккан үсентеләр киләсе елга да бакчабызны бизәр, үзләренең матурлыклары белән тирә-юньгә ямь өстәр.
22 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә «Без терроризмга каршы» дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде.
Телэче районы хуҗалыкларында терлекчелек объектларын, аерым алганда, сыер торакларын, силос-сенаж чокырларын һәм яшелчә саклагычларны ремонтлау һәм төзү эшлэре бара.
Бу чаралар сыер торакларын, яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж чокырларын төзү буенча республика программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. 2015 елда бу программага Телэче районының 5 хуҗалыгыннан 7-сыер торагы, 1 силос-сенаж чокыры хэм1 яшелчә саклагычы кергән, э инде 2016 елда район буенча программага 200 башка исэплэнгэн 7 торак керэчэк.
22 сентябрь көнне Түбән Саурыш башлангыч мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучылары өчен көзге экскурсия оештырылды. Көз – табигатьнең иң матур ел фасылы . Карагыз, нинди генә төсләре юк аның!