Конференциядә дүрт көн тәртибе каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция соңында партия сафларына яңа членнар кабул итү, аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшырылды.
22 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Терроризм һәм экстремизм -җәмгыять куркынычы" темасына китап укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга "теракт","терроризм" төшенчәләре аңлатылды.
Икенче буын стандарты укучыларда белем белән беррәттән сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән. Санитар нормалар нигезендә уку вакытының уртасында динамик паузалар була. Анда укытучы җитәкчелегендә хәрәкәтле уеннар оештырыла.Беренче сыйныф укучыларына уеннар бик ошый.
Иске Җөри авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр көненә әзерлек эшләрен алып баралар. «Бар иде бит яшь чаклар» дип исемләнгән концерт программасында мәктәп укучылары һәм студентлар катнашачак. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнәчәк.