ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Чөнки тирә якта – яшеллек, матурлык, саф һава. Балаларның укудан сонгы вакытларын күңелле итеп  үткәрә максатыннан Максабаш мәдәният йорты  хезмәткәрләре балалар белән бергәләшеп табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Балалар белән бергәләшеп балык тоттылар, туплы уеннар уйнадылар.
Экстремизмга каршы Республикада милләтара   бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан, 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде . 19 сентябрь көнне Ямбулат авылы клубында да урта сыйныф укучылары катнашында шул айлыкка карата әңгәмә үткәрелде.
Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.
Балалар  көзге табигатьне кузәттеләр, чуп-чарларны жыйдылар, төрле уеннар уйнадылар, вакытны кунелле һәм файдалы итеп уткәрделәр.
18 сентябрь көнне Субаш авылы китапханәсендә танылган прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның
тууына 90 ел тулу уңаеннан "Әсәрләрдә тормыш сулышы" дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының автобиографиясе, төрле елларда чыккан китаплары куелды. Күп кенә әсәрләре китап укучыларда кызыксыну уятты.
Ветераннар үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар. Аеруча “Сөембикә”, “Гаилә учагы” журналларын, “Юлдаш”, Татарстан яшьләре” газеталарын яратып укулары турында әйттеләр. Тагын килүне үтенеп, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Чабышта барлык төркем балалары да катнашты. Һәр төркемдә үз җиңүчеләре билгеләнде. Ярышның кульминацион өлеше булып, барлык бакча эшчеләренең дә кросста үзләренең көчен сынап караулары булгандыр, мөгаен.Кечкенәләр өчен олы апаларның ярышы аеруча да күңелле булды. Техник хезмәткәр Ибрагимова Г.Н беренчелекне бирмәде.Афәрин!

Кичә укучылар белемнәрен экономика фәнненнән тикшерсә, бүген алар үзләрен  математика фәненнән  сыныйлар. Мәктәп туры  октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр  мәктәп данын  муниципаль этапта яклаячак. Уңышлар  телибез!
Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын баета, музыкаль сәләтләрен үстерә .Безнең балалар бакчасында музыка шөгыле һәр  төркемдә үткәрелә. Шөгыльләр  матур һәм мавыктыргыч итеп оештырыла . Балалар музыка шөгылен яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Алар җырлы-биюле уеннар уйныйлар, җырларга һәм биергә өйрәнәләр, төрле музыка кораллары белән танышалар. 
Әсәр балаларны үзара дус булырга, кечеләрне, көчсезләрне якларга өйрәтә, олыларны хөрмәт итәргә, алар сүзенә колак салырга өнди. "Кешегә кое казыма - узең төшәрсең" мәкале әсәрнең төп идеясен тәшкил итә. Алан авылында туып үскән Равилә Шәйдуллина - Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Россия Федерациясенең сәүдә отличнигы, Почет билгесе ордены кавалеры,  "Батыр малай", "Буду капитаном" дип исемләнгән балалар китаплары авторы буларак билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International