Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын баета, музыкаль сәләтләрен үстерә .Безнең балалар бакчасында музыка шөгыле һәр төркемдә үткәрелә. Шөгыльләр матур һәм мавыктыргыч итеп оештырыла . Балалар музыка шөгылен яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Алар җырлы-биюле уеннар уйныйлар, җырларга һәм биергә өйрәнәләр, төрле музыка кораллары белән танышалар. Шулай ук төрле бәйрәмнәрдә һәм театральләштерелгән тамашаларда бик теләп катнашалар.