19 сентябрь көнне Алан авыл китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балаларга Равилә Шәйдуллинаның балалар өчен язылган "Мүкләк белән Сөзгәк" поэмасын тәкъдим итте.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
19 сентябрь көнне Алан авыл китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балаларга Равилә Шәйдуллинаның балалар өчен язылган "Мүкләк белән Сөзгәк" поэмасын тәкъдим итте. Әсәр балаларны үзара дус булырга, кечеләрне, көчсезләрне якларга өйрәтә, олыларны хөрмәт итәргә, алар сүзенә колак салырга өнди. "Кешегә кое казыма - узең төшәрсең" мәкале әсәрнең төп идеясен тәшкил итә. Алан авылында туып үскән Равилә Шәйдуллина - Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Россия Федерациясенең сәүдә отличнигы, Почет билгесе ордены кавалеры,  "Батыр малай", "Буду капитаном" дип исемләнгән балалар китаплары авторы буларак билгеле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International