Шул уңайдан китапханәдә белемлелек дәресләре үтте. Мәсъәлән, 2 нче класс укучылары борыңгы язмалар һәм төрле илләрдәге язу тарихы белән таныштылар.Дәрес ахырында “Ни өчен укырга кирәк?” һәм “Белемле кеше кем ул?” дигән сорауга җавап бирделәр
Шуларның чираттагысы "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дип аталды. Әлеге чарада авыл фельдшеры Сиринә Гарипова белән сәламәт яшәү рәвешенә багышлап әңгәмә уздырдылар.
Һәркем табигатьне чиста тоту, саклау өчен үз өлешен кертте.
Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылачак дискотекалар, «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән концерт программасы буенча таратылган положение турында, янгын куркынычсызлыгы буенча, узачак сайлаулар турында сөйләшүләр узды.