ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

 Алар анын яшелчә бакчасында җыештырырга ярдәм иттеләр.   Җыештыру эшләре тәмамлангач , Нафига апа, хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде.

  “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 11 сентябрь көнне Олы Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында урнашкан, балалар уйный торган территорияне чуп-чардан арындырдылар. Акциядә һәркем актив катнашырга тырышты.

 Шул уңайдан 11 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч һәм 5 сыйныф укучылары белән  берлектә “Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” дигән темага класс  сәгате узды. Укучылар “Доброе дело” дигән мультфильм ,  яхшылык  турында мәкальләрне эченә алган презентация карадылар.  

 Шундый эшләрнең берсе – ул тимурчылык эше. Белгәнебезчә, һәр елның көзендә “Өлкәннәр көне” билгеләп үтелә. Шул максаттан укучыларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ветеран укытучыларга һәм өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм күрсәтүне инде укуның беренче көннәреннән үк башлап җибәрделәр.


 Күргәзмәгә куркыныч туган очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтүче материаллар куелган.

 

 Күргәзмәгә авылыбыздагы чишмәләр тарихлары һәм фотосүрәтләр куелды. Һәр чишмәнең үзенчәлекле тарихлары, үзенчәлекле исемнәре бар: Таш чишмә – ташлар астыннан бәреп чыккан, Авыл чишмәсе – авыл уртасында урнашкан, Фазыл чишмәсе – Фазыл исемле егеткә бәйле, Ак яр чишмәсе – биек текә яр астыннан чыккан.  Бүгенгесе көндә чишмәләргә  авыл халкы бик яратып йөри.

 


  Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып карап,үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге яңа ачылган парк белән дә таныштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International