Күп кенә дару үләннәре җыеп куелды инде. Укучылар шулай ук мәктәп бакчасын тәртипкә китерделәр. Яшелчәлэрне җыеп алдылар, орлыклар җыйдылар.
Аның номеры 8(843)238-33-59, ә кәрәзле телефон аша - 123. Хокукы бозылган яки янауга дучар булган һәр балага анда шалтыратырга мөмкин. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларына бу турыда бүген үткән сыйныф сәгатләрендә аңлатылды.
Монда сыйныфның президенты һәм башка биш юнәлеш буенча лидерлар сайланды.
Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту,физик үсешләрен ныгыту,чыдамлыкны үстерү,спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар иҗат үзәгенең “Балачак” бию коллективы, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә, Кече Кибәхуҗа авылы халкы өчен “Күңелләргә изгелек” дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар.
Акциянең 2 нче көне, 10 сентябрь «Татарстанда спорт» дигән исем астында узды. Өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде.