19 август көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” әгъзалары һәм авылыбызның өлкән яшьтәге апалары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Алар башкалабызның истәлекле урыннары “Кремльдә”, “Кол Шәриф” мәчетендә, “Туган авылым” ресторан - күңел ачу комплексында һәм чәчәкләр фестивалендә булдылар.
18 август көнне Күкчә авылы китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012) булу уңаеннан «Талантлы һәм халыкчан драматург» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды, аннан укучылар бик теләп файдаланды.
Әлеге бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
19 август көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә шушы дата уңаеннан «Флаг – России честь и знак» дип исемләнгән күрсәтмәле күргәзмә оештырылды, анда Россиянең дәүләт символлары турында китаплар һәм журналлар куелган иде.