21 август көнне Алан авылы китапханәчесе балаларны “Ел китабы” бәйгесендә җиңеп чыккан: А.Гыйләҗевның “Алсу, Илдус һәм сандугач”, Х.Халиковның “Канатлы куян”, Р.Миңнуллинның “Әни мин көчек күрдем” исемле китаплары белән таныштырды.
Территориальный орган социальной защиты информирует Вас, что гражданам - пользователям Интернет, предоставлена возможность записаться на прием к специалистам, а также подать электронную заявку путем обращения на Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru (далее – Портал) через «Личный кабинет» по вопросу предоставления следующих мер социальной поддержки:
2015 елның 19 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, төрле уеннар белән бишенче дәресләрен оештырдылар.
Бу чараның максаты булып балаларның курку хисләрен тарату, яхшы эмоциональ фон булдыру һәм аларда ышаныч көчен арттыру иде.
2015 елның 18 август көнендә Теләче муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В. Бутаева хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
20 августта китапханәче Газизова Р.Ш., Олы Мишә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге балалар өчен “Алиш бабай әкиятләре” исемле әдәби сәяхәт үткәрде. Сәяхәтебез өч турда үтте.
1 тур “Әкиятне исеңә төшер”: укылган өзекләрдән балалар әкиятнең исемен таптылар;
2 тур “Кемнәр ул?” : Әкият исемнәре кайсы геройга туры килә?
3 тур “Сораулар”: А. Алишның әкият геройлары турында сораулар.
Балалар әдәби сәяхәттә актив катнашып, белемнәрен күрсәттеләр.
2015 елның 20 август көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Теләче районында яшәүче мөмкинчелеге чикле булган балалы гаиләдә булдылар.
Очрашу вакытында белгечләр әлеге бала белән яңа технологиялар буенча чираттагы дәресләрен үткәрделәр.