ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 19 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге  хезмәткәрләре  авыр тормышлы гаиләдәге балаларга иҗтимагый яктан җайлашыр өчен  “Куллар белән тотынышыйк, дуслар!” дип исемләнгән программа кысаларына таянып,  төрле уеннар белән бишенче дәресләрен оештырдылар.

Бик күп матур открыткалар җыйналды. Бу конкурс балаларга патриотик тәрбия бирү, үзеңнең туган илеңә карата горурлану хисләре, табигатькә карата сакчыл караш, туганнарыңа карата ярату һәм рәсем сәнгатен үстерү торды.
17 августка кайбер комбайнерларыбыз 1000 тоннадан артык икмәк җыеп алуга ирештеләр. Алар Алан хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат – 1109 тонна һәм Гарипов Ринат – 1031 тонна иген җыеп алдылар. Бу күрсәткечләргә “Сөт иле”-“Теләче” комбайнерлары  Касимов Әмин һәм Валиев Фәритләр дә якынлаша. 
Теләче җирлекара китапханәсендә “Татарстан – туган җирем” исемле күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланды. Күргәзмәдә республика тормышы, күренекле вакыйгалар, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган әсәрләр тәкъдим ителде.
Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
“ Тәрбия китабы” нда балаларга биргән нәсыйхәттә   күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри  болай дип яза: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. 

2015 елның 18 август көнендә Теләче муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В. Бутаева хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.

Уенда тәрбиячеләребез Хафизова Алсу, Замалиева Гюзелия, Мингазова Галия коч сынаячаклар. Ә без исә кызларыбызга уңышлар телибез.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Ямбулат авылы китапханәсендә 14 август көнне татарның олуг әдибе, драматург Туфан Миңнуллинның тууына 80 яшь тулу уңаеннан "Зур шәхес, бөек талант" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Аның әсәрләре мәңгелек.
Китапханәче  балаларга әкиятләр укыды, яӊа кайткан китапларга күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International