ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла. 

Комиссия балалар бакчасындагы янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше,хезмәтне саклау буенча эшчәнлек,бакча бинасының , төркем бүлмәләренең әзерлеге һәм балалар бакчасы янындагы тәҗрибә участогында башкарылган эшләр белән танышты.

Эшнең нәтиҗәсе күңелләрне күтәрә, юл кырыйлары  чиста, матур  булып кала.

31
июль, 2015 ел
җомга
Барлык суктырыласы мәйданның 10,2% суктырылды, шуннан 4,6 мең тонна икмәк җыеп алынды. Эш темплары Алан, Нирус, Игенче хуҗалыкларында яхшы оештырылган. Аларда барлык мәйданның 20 проөентыннан артыграк өлеше суктырылды.
26 июль көнне, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Нургали улы Минниханов чакыруы буенча 41 кешелек делегация: «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсүтү үзәге, Теләче муниципаль районы җирле үзидарә башлыклары, күпбалалы һәм опекун гаиләдә тәрбияләнүче балалар Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча “Пилигримм” шоу-тамашасын карадылар.
Шул уңайдан 30 июль көнне Айдар авылы китапханәсендә матбугат материалларыннан файдаланып, күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә чемпионат турында күп төрле мәгълүматлар белән танышырга була.

Китапханәче балаларга китапның кеше тормышындагы роле, китапка мөнәсәбәт турында сөйләде. Балалар тырышып эшкә керештәләр: тузган китапларның битләрен ябыштырдылыр, язуларын бетерделәр, әлбәттә, китапның эчтәләге бәлән дә таныштылар. Алар бүген үзләрен китап табиблары итеп хис иттеләр, балалар тырышлыгы белән 10 китап яңартылды.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Китапханәчеләр планнар төзү, фондны рәткә китерү, стендларны яңарту белән мәшгуль. Шулай ук, 1 августа узачак Казан сабантуена да әзерлек эшләре бара. Һәр китапханә үзенең китап укучыларын көтә, рәхим итегез!

Лев Кассиль тарафыннан сугыш чоры, сугыштан соңгы авыр еллар турында төрле жанрдагы әсәрләр иҗат ителгән. Күргәзмәдә аның мавыктыргыч автобиографиясе дә урын алды. Портретындагы ягымлы йөзе, кызыклы китаплары китап укучыларны битараф калдырмас, аларда кызыксындыру уятыр дип өметләнәбез.

2015 елның 30 июль көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең Гаилә бүлеге белгечләре социаль яктан авыр тормышлы гаиләләргә бардылар.

Бугенге очрашуның иң мөһим мәсәләсе - бу гаиләләргә булышу гына түгел, ә аларда халык арасында тулы мөмкинчелекләр белән яшәү өметен уяту иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International