ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

2014 елда җыелган узара салым акчасына Югары Кибәхуҗа авылының тау өстенә чыга торган күперен ремонтлау башланды. 

Җәй – актив ял итү өчен генә түгел, кызыклы китаплар белән дә танышырга мөмкин булган иң яхшы вакыт. Бөтенебез дә каникулларның күңелле, кызык, гадәти булмаганча һәм үзенчәлекле үтүен телибез. Шулай булгач җәй ул ял итү, уйнау һәм күңел ачу гына түгел, кызыклы китаплар белән танышу чоры да!
Татартан  Республикасы фән һәм мәгариф министрының  2015  нче елның 05  июнь  6661/15 номерлы приказы нигезендә яңа уку елына әзерлекне барлау  максатыннан  гомуми белем бирү мәктәпләре  арасында  республика смотр – конкурсы игълан ителде. Безнең Олы Нырсы урта мәктәбе дә бу конкурсның зона турында катнашты
Очрашуның беренче өлеше китапханәдә “Синең көн, синең гомер” дип исемләнгән күргәзмә белән башланып китте. Анда балаларга спорт турында күп кенә мәгълүматләр бирелде. Икенче өлеше клуб бакчасында  дәвам итте, балалар күп кенә уеннарда ярыштылар, үзләренең көчләрен сынаштылар. Балаларга оештырган спорт уеннары бик ошады. 
Күргәзмәдә язучынын “Кызыл гөл”, “Шәфкать”, “Югалган якутлар”, “Арыш тәме”, “Өермә” һ.б. китаплары урнаштырылды. 
Уку елы башланганчы, ике төркем укытучылар мәктәпнең белем бирү программасын төзү өстендә эшләде. 2015-2016 нчы уку елына Олы Нырсы урта мәктәбендә,  ФДББС таләпләренә нигезләнеп,  белем бирү программасы төзелде.

Бүгенге көнгә (04.08.2015 ел) 15920 тонна печән, 55580 тонна сенаж, 216 тонна яфрак азык хәзерләнгән.

Терлек азыгы хәзерләү буенча “Теләче”-“Сөт иле” филиалының Сауш  һәм Ленин бүлекчәләре алдынгылар рәтендә. Бугенге көндә бүлекчәләрдә 1 шартлы терлеккә 40,3 һәм 25,7 цн.азык берәмлеге әзерләнгән. 


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Теләче районының  сәнгать  осталарыннан   һәм  спорт осталарыннан торган  бер  төркем  1 август көнне  Казан шәһәре  Мирный  бистәсендә  узган Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайтты.  Жыр – моң  сөючеләр  сәхнәдә районыбыз сәхнә осталары концертын караса,  бәйрәмгә килгән халыкның кубесе мәйдан уртасында  уткәрелгән   күңелле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләр отты

2015 нче елнын 7 аена терлекчелек буенча эш нәтиҗәләренә анализ ясалды. Узган хуҗалык елы   белән чагыштырганда сөт житештеру 101% (12960 тн) ит җитештеру 102% (1137 тн) тәшкил итә.  Терлекчелек продукциясы җитештерудә алдынгылар рәтендә “Алан “, “Нирус” Һәм “Игенче” хуҗалыклары.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Ник яшибез без бу дөньяда? Кемне сөябез? Нәрсә өчен? Хисләргә бирелгәндә әхлак кануннарын онытмыйбызмы? Һәм онытып җибәрсәк, моның өчен безне нинди җәза көтә? Шушы сорауларга җавапны язучының тормыш юлын, иҗатын тасвирлаучы,  “Төсләр балкышы” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә тәкьдим ителгән китапларны укып танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International