ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга
Язучы, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган, татар хатын-кызлары арасында тәүге роман язучы буларак танылган, күп кенә повесть-роман, хикәяләр авторы Мәдинә  Маликовага 80 яшь. 

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

6 август көнне Теләче муниципаль районы Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшүгә һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары И.А. Миннигулов җитәкчелек итте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Кадыйров Булат Илдарович катнашты.

Район буенча барысы 286 агитаторның киңәшмәгә 216 сы килгән иде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе И.В. Мөбинов алып барды. Киңәшмә эшендә куратор – технолог Дунаев Валерий Алексеевич, муниципаль район башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, авыл җирлеге башлыклары һәм авыл җирлеге башкарма комитеты сәркятипләре катнаштылар. 

Ачы мәдәният йортында кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Африка дөньясы» дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырганнар. 

Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары  уйналды. Әбиләребез җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уен-көлкедән, истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. 
Күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм «Шәфкать», «Алтын  ятьмә», «Югалган якутлар» һ.б китаплары куелды.
Күргәзмәнең исеме “ Зыялы язучы” дип аталды һәм ул - язучыга 80 яшь  тулуга багышланды. Күргәзмәгә М. Маликованың китаплары куелды.  
 5 август  көнне  Субаш авылы китапханәсендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликованың тууына 80 ел тулу унаеннан, "Бала җанлы шагыйрә" дип исемләнгән  китап кургәзмәсе төзелде. 

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бу акциядә китапханәгә килгән барлык кеше дә катнаша ала. Китап укучы үзенең шәхси китабын китапханәгә алып килеп, башкаларга да укыту мөмкинлеген тудыра.  Без Сезне әлеге акциядә катнашу өчен. Шәтке авылы китапханәсендә көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International