ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чишмәләр,чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле бүләгедер ул.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
      20 сентябрьгә кадәр  “ Рухландыручы Эрмитаж” дип аталган Бөтенроссия конкурсының региональ  этабы үтә. Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнаша алалар.  Конкурска рәсемнәр һәм сочинениеләр  кабул ителә. 
Хәзерге вакытта  район мәдәният йортында   «Агыйдел» татар  фольклор ансамбле  1 август көнне  Казан шәһәрендә узачак  Сабантуй бәйрәменә әзерләнә: яңа биюләр куела, яңа жырлар өйрәнелә.
Әлеге чараның максаты –балаларны язучы Григорий Остерның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру иде. Презентация ярдәмендә балалар язучының казанышлары турында тулырак мәгьлүмат ала алдылар. 
 Җырчыларыбыз Флүзә Гәләвиева, Рафис Минхаҗев, Әлфия Поташова, Илсур Шайдуллин, юмор осталары Гөлнур Гимранова, Фирдәвес Нагимова, “Сюрприз” бию төркеме кызларының чыгышы тамашачы куңеленә хуш килде дигән теләкләрдә калдык. 

28
июль, 2015 ел
сишәмбе

     25 июнь көнне районыбызда күп кенә объектлар кулланылышка тапшырылды. Шәтке авылында модульле, ветеринария ягъни мал табибы йорты ачылды. Тантаналы шартларда кызыл тасманы кисү хокукы ТР министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Гәбдерәүф улы Хисаметдиновка, Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович, Шәтке авылы мал табибы Алефтина Габделхаковага бирелде. Каладан килгән кунак әлегедәй ветеринария йортлары төзелү республикада тулы куатенә бара дип ассызыклап үтте. 

26 июль көнне, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Нургали улы Минниханов чакыруы буенча 41 кешелек делегация: Теләче муниципаль районы җирле үзидарә башлыклары, күпбалалы һәм опекун гаиләдә тәрбияләнүче балалар Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча “Пилигримм” шоу-тамашасын карадылар. 

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Үзәк урта мәктәбенең спорт майданчыгында 23 июль көнне 4G интернет презентациясе булып узды. Татателеком эшчеләре көче белән балалар өчен төрле уеннар ,конкурслар һәм дискотека оештырылды.Шулай ук балаларга бушлай попкорн һәм баллы мамык өләшелде. Бәйрәм бик куңлле узды.
Конкурсның максаты булып  яшь активистларыбызда үзебезнең дәүләтебезгә карата горурлык хисләре, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук рәсем сәнгатен үстерү тора. Конкурс 24  июльдән 15 августка кадәр үткәрелә.

Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International