Иске Җөри авылы модель китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әтиләр илнең терәге», дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәчеләр бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда уздырылуы, безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм яраткан әтиләре өчен рәсемнәр ясадылар.
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.
Үзәк авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Без барыбыз бергә – бөек Россия!" дигән дәрес – презентация узды. Әлеге дәрес балаларда патриотизм, илгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, илне данлаган кешеләргә карата ярату һәм хөрмәт хисләре формалаштырырга ярдәм итәр дигән өмет бар. Дәреснең бурычлары: белем бирү аспекты, тарих, әдәбият, мәгълүмати технологияләр буенча предметлар арасындагы белемнәрне куллану, укучыларның хәтерен, фантазиясен үстерү. Тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар чарада катнашучылар көчле ил турында гына түгел, ә аның бөек кешеләре турында да күбрәк белергә мөмкинлек бирде.
Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Шул көн уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Гасырлардан килгән аваз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 470 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.
Кичәдә авыл үзешчәннәре белән берлектә башка районнардан килгән җырчыларыбыз, нәфис сүз осталары да катнашты. Авылыбызда туып, үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче авылдаш язучыбыз Нурулла абый Габдуллинның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Әлеге кичә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелде.
Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 471 ел.
14 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе” оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова» исеме белән китап күргәзмәсе һәм кычкырып укулар оештырылды.
2023 елның 15 октябрендә «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» XI Халыкара акциясе уза. Казаклар авылы китапханәчесе үзенең китап укучылары белән берлектә "День лермонтовской поэзии в библиотеке" акциясенә кушылды.
Ул - Әтиләр көне. Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды. Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 15 октябрьгә туры килә. Әтиләр көнен билгеләп үтүне күптән гамәлгә кертергә кирәк иде