15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 209 ел тула. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган Xl Халыкара акциясенә кушылып «Читаем Лермонтова» дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче Г.Махмутова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
Әтиләр көне - Россиядә яңа бәйрәм, аны ел саен, октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.Әти һәр кеше тормышында зур роль уйный. Малайлар аңа охшарга тырышалар, ә, кызлар яраткан әтиләре белән шаярырга яраталар. Бу көнне Күкчә авыл китапханәсендә "Ясыйм әтием турында" темасына рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Үз рәсемнәрендә һәр бала үз әтиләрен төшерделәр. Шулай ук балалар ясаган рәсемнәр китапханәдә күргәзмә куелды.
Әлеге тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Сугыш хатирәләре” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар белән “Минем әти иң әйбәте” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемдә әтиләре белән вакытларын ничек күңелле итеп уздыруларын сүрәтләделәр.
18 октябрь көнне Казанның күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үткәрелгән мәһабәт “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә (элек Төзүчеләр сарае дип йөртелә иде) районыбыз үзешчәннәре һәм районыбыздан чыккан танылган сәхнә йолдызлары әнә шул исемдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында конкурс фестиваль концерты күрсәтте.
2023 елның 20 октябрендә МББУ-Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучылары өчен "Яңартылган ФГОС таләпләрен тормышка ашыру"темасына семинар узды.Семинар кысаларында Теләче урта мәктәбенең математика укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Книжкин Айболит» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга китапның кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр, балаларны китапка сак карарга (ертмаска, аларга язмаска) кирәклеген аңлаттылар. Балалар китап табибы булып берничә китапка яңа тормыш бүләк иттеләр. Хәзер алар укучыларын сөендереп озак хезмәт итәчәкләр! Балалар өчен "Китап хастаханәсе" - ул уен да, хезмәт тә, яңа белем дә.
Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар- дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 14 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб хезмәткәре белән берлектә, «Авыл хатын кызлары – илебез йолдызлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Очрашу кунаклары авылыбызның төрле өлкәдә хезмәт куючы хатын-кызлары иде. Хатын-кызлар өчен котлаулар, матур шигырьләр укылды. "Хатын-кызлар тылсымы", "Мәкальне дәвам ит", "Таркалган сүзләр" - хәрефләрдән сүзләр төзү уеннары үткәрелде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре "Китап, спорт һәм мин" темасына сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Алар үз укучылары өчен китап күргәзмәсе әзерләделәр, анда төрле спорт төрләре турында кызыклы мәгълүматлар булган китаплар тәкъдим иттеләр. Балалар «Зарядка для ума» дигән спорт-минутында катнаштылар, анда алар спорт турында табышмакларны чиштеләр. Дәрес ахырында китапханәчеләр балаларга һәрвакыт яхшы кәеф теләделәр, чөнки яхшы кәеф сәламәтлеккә ярдәм итә. Чара ахырында истәлеккә фотога төштеләр.