Балтач районы Бөрбаш авылы мәдәният йортында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Р.Галимуллин истәлегенә көрәш буенча шәхси турнир булып узды. Тренер Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Алан мәдәният йортында китапханә белән берлектә, "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Хөрмәтле кешеләребез өчен концерт программасы әзерләнде, кайнар коймак белән чәй артында очрашу-аралашу оештырылды. Безнең авылыбызда бик талантлы халык яши. Өлкәннәребез үзләре дә гармунга кушылып җырладылар, тыпырдап биеделәр, яраткан әдәби әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләп калабыз. Алда очрашулар күп булсын, илләребез тыныч булсын, барыбыз да исән сау булырга язсын!
Алан авыл китапханәсендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Татарстаныбыз буенча виртуаль сәяхәт уткәрелде. Чарада балалар бай мәдәни мирасы, матур табигате һәм үз халкының кунакчыллыгы белән дан тоткан Татарстан буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә чыктылар.
Барлыгы район мәктәпләреннән 11 команда чыгыш ясады. Команда төркемнәре әтиләрдән һәм 7-12 яшьләрдәге малайлардан торды.
Тәмәке тартучыларның күбесе тәмәкенең зыяны турында уйламый, ләкин тәмәке тарту безнең сәламәтлеккә бик нык тәэсир итә. Бүген тәмәке тартуның сәламәтлеккә начар йогынты ясавы турындагы хәбәр белән беркемне дә гаҗәпләндермәссең.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр, мәдәният хезмәзткәрләре һәм теләк белдергән райондашларыбыз татарча диктан язды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту иде.
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары бүген «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.
«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. 2023 нче елның 13 нче октябрендә көндезге сәгать 13.00 дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде.
15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан 12 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Кешелекнең хәтере мәңгелек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларга 471 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.