ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2023 ел
җомга

1552 елның 15 октябрендә Казан Иван Грозный җитәкчелегендә рус гаскәрләре тарафыннан алына. Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый.

Шармыш авыл китапханәсе укучыларны балалар һәм яшьләр китап авторы Тамара Крюковага багышланган "Фантазия канатларында" дип исемләнгән  китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра. Тамара Шамильевна балалар өчен көлке һәм гыйбрәтле хикәяләр, әкиятләр, шулай ук ​​беренче мәхәббәт, детектив һәм фантастик хикәяләр яза.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 17 октябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗановага 99 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов  һәм башка җитәкчеләр тәбрикләде, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

17 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында район география укытучыларының “Укучыларның белемлелек сыйфатын күтәрүгә ирешү өчен яңартылган федераль дәүләт стандартлары буенча дәрестә заманча педагогик технологияләрне куллану” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды. 

Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен әтиләргә багышланган танып белү сәгате уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның кайберләре әтиләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләгән истәлекләре белән уртаклашты. Балалар үзләренең әтиләре һәм алар белән бергә үткәргән вакытлары турында ягымлы, матур сүзләр белән искә алдылар. Ахырда әлеге темага кагылышлы китаплар белән таныштырылды.

Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә урта яшьтәге укучылар өчен “Яшь буын наркотикларга каршы” дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Чарада укучыларга наркотиклар һәм аларның кеше организмына тәэсире турында сөйләнде. Әңгәмә барышында яшьләрне наркотикларга кем һәм ничек тарта, психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы турында белделәр. Чара барышында китапханәче «Бер ялгыш адым һәм… бер гомер» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар белән берлектә “Терроризм тормышка куркыныч тудыра” дип аталган өстәл артында әңгәмә уздырылды. Хәзерге вакытта   экстремизм һәм  терроризм милләт өчен куркыныч тудыра. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре,үз фикерләре  булмаганлыктан, күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычы бар. Бугенге көндә яшь буынга  бар нәрсәгә дә сакчыл караш тәрбияләргә тиешлеге аңлатылды.

Хайваннар турындагы китаплар балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уята. Мондый әдәбият игелекле булырга, мәрхәмәтлелеккә, табигатькә һәм кече кардәшләргә мәхәббәт белән карарга өйрәтә.

Укучылар кайчак бурычлар  белән хокукларны бутыйлар. Нәрсә ул хокук? Хокук – ул кешеләрнең җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләрен җайга салучы кагыйдәләр җыелмасы. Хокук дәүләт тарафыннан санкцияләнә, хокук бозган өчен җаваплылык каралган.

Үзәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен мәгълүмати – танып белү программасы үткәрү максатыннан, 7 сыйныф укучылары янында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International