“Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче”

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан 29 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Г. Кутуй — татар әдәбиятының күренекле вәкиле һәм катлаулы гасыр улы. Кутуй иҗатының соңгы этабы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Сугыш кырларында ул «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» кебек шигырьләрен һәм «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен яза. Сталинград сугышында катнашканнан соң ул «Без - сталинградчылар» нәсерен иҗат итә. 1945 елда исә данлыклы «Сагыну» нәсерен яза. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, Гадел Кутуй, улы Рөстәмгә багышлап, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International