Мастер-класс

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Әниләр көне – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу иң газиз һәм иң якын кешеләребез – әниләргә ярату хисләрен белдерү һәм рәхмәт әйтү өчен менә дигән форсат. 28 ноябрь көнне «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Мама милая мама” дип исемләнгән мастер-класс уткәрелде. Очрашу МБУДО «Балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафилевна белән берлектә узды. Мастер-класс барышында балалар һәрберсе үзенең кабатланмас «энә китабы»н булдырды, фантазияләрен кулланып аларны матур итеп бизәде. Кызлар бу чарада бик теләп катнашты,  әниләренә булган иң җылы хисләрен үзләренең кулдан ясалган бүләкләрендә белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International