ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 5 нче апреле көнне Теләче авылындагы Покрова Пресвятой Богородицы Храмына гөмбәз белән хачлар куелды.

Бу храм 1771 елны җирле алпавыт Наталья Гавриловна Аристова акчаларына төзелә. Советлар хакимияте елларында бу бинада медицина учреждениясе, кунакханә, икмәк пешерү урыны урнышкан була. 
“Бөек Җиңүгә 70 ел” проекты кысаларында безнең 3-нче балалар бакчасында Һәр вакыт булсын тынычлык” дигән темага күргәзмәлек почмагы булдырылды. 
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 6 нчы март көнне баскетбол ярышы узды. Аны физкультура укытучысы Зәйнетдинов Р.Ф. үткәрде. 
2015 нче елның 5 нче апрелендә Айдар  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының  2015нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. 

Бүген Әбде урта мәктәбендә “Мин тормышны ясыйм”дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы булып узды.Әлеге рәсемнәр укучыларның Ватаныбызга,туган җиребезгә,үткәнебезгә булган мәхәббәте хисләре белән сугарылган.

2 апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Алан авыл китапханәчесе Хисматуллина Фәүзия, Алан балалар бакчасында “Әкият эчендә хикмәт бар”  дигән чара уздырды. 
3 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында автор-башкаручы, җырчы Нурзадә һәм аның иҗатташ дусларының концерты булып узды. 
4 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә, сагынып кайткан кошларыбызга багышлап, укучылар белән берлектә "Безнең яраткан кошларыбыз" дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды. 
Әлеге социаль-психологик тест Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә үткәрелә. Аның максаты – наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны вакытында ачыклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International