ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китап иле-серле дөнья» дип исемләнгән кичә үтте. Балалар китапларыннан  төзелгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
Балалар бу эш белән  бик теләп шөгыльләнделәр. Китапларны төзекләндерү китапханәдә әйбәт традициягә әйләнеп бара.
Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә апрель аенда хезмәтне саклау айлыгы бара.  Айлык безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә план нигезендә үтә.Айлык кысаларында бу көннәрдә  янгын куркынычсызлыгы атналыгы бара.  
Балалар иҗат үзәгенең “3d-модельләштерү” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы җитәкчелегендә, 3d - модельләү серләрен өйрәнүне дәвам итәләр. 
Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Кошлар – безнең  канатлы дусларыбыз” кичәсе үткәрелде. Балаларга кошлар турында информация бирелде. 
Балалар үзләренең рәсемнәрендә тыныч күк йөзен, чәчәкле болыннарны, гомумән алган да дөньяны бары тик яктылык эчендә сурәтләгәннәр. Димәк, укучылар дөньяның бары тик тыныч һәм якты булуын телиләр. Алар бу фикерне үзләренең рәсемнәре аша җиткерделәр.
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфның тимурчылык отряды Новикова А. Е. га ярдәм күрсәттеләр.  Бу юлы алар ишегалдыннан кар чыгардылар, түбәдәге карны төшерделәр һәм өй яннарын чистарттылар. Үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәткә лаек булдылар. 
Балалар белән берлектә авыл чишмәсе янында очрашу оештырылды.Чишмәнең территориясен  чүпләрдән арындырдылар. Шулай ук балаларга  елга кырыенда йөрергә ярамаганлыгы аңлатылды. 
Әлеге кичәдә алар  мунча ташыннан өзекләр күрсәттеләр,  мәзәкләр сөйләделәр. Тамашачы белән төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр.  Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.
2 апрель   көнне район мәдәният йортында оешмалар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңүгә илткән юллар»  исемле фестиваленең  концерты булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International