ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
Бу сәгатьтә ул бакча балаларын яңа, матур рәсемле  китаплар белән таныштырды. "Тылсымлы сәхифәләр" китабына китап-күзәтү ясалды. Балалар белән берлектә “Шалкан” әкияте сәхнәләштерелде. Балалар  бик кәнәгать калдылар. 
Балалар бик дәртләнеп бу иҗади эшкә алындылар. Тосләр бизәлешендә һәрберсе үзенең тәкъдимнәрен кертте. Җюри членнарына җиңүчене билгеләү җиңелләрдән булмады. Тегәлләү олешендә балалар  бергәләшеп шул искитчеч кулдан эшләнгән чәчәкләр белән залны бизәделәр һәм тәмләп чәй эчтеләр.
Безнең Күкчә авылында 2014 елның көзендә Хакимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәмендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзелде.  Быел зур тантаналар белән ачырга жыенабыз аны. Әлеге урынны без карлардан арындырып,чистартып торырга тиешбез. 9 май бәйрәмендә ул шау чәчәктә  утырыр дип планнаштырабыз. 
Бу чарада төрле сыйныф  укучылары  катнаштылар. Алар  китапханәдә яңа кайткан китаплардан эшләнгән күргәзмә  белән таныштылар. Китапханәче укучыларны шул китапларның эчтәлекләре белән таныштырды. Балаларга китапларның эчтәлекләре дә, бизәлешләре дә бик ошады. Укучыларның күбесе  китапларны яздырып алдылар.
Бу конкурста 3 тән алып 7 нче класска кадәрге укучылар катнашты. Башлангыч сыйныфта җиңүче булып китапханәнең иң күп китап укучысы Рахимова Сөмбелә 1 урынга лаек булды. Ул бер минутка 118 сүз укыды. 5 һәм 7 сыйныфлар арасында 1 минутка 160 сүз укып 1 урынга Фаляхова Фәнзия лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Әлеге очрашуда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең  11 сыйныф  укучылары да катнашты. Очрашуда бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру буенча әңгәмәләр үтте. Укучыларның белем дәрәҗәләре тикшерелде. Үзләрен кзыксындырган сорауларга укучылар җаваплар алдылар.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Концерт программасында төрледән төрле матур җырлар, дәртле биюләр, элеккеге йолаларны күрсәткән чыгышларны күрергә мөмкин иде.

  Концерт авыл халкына бик ошады, артистларны алар кайнар алкышларга күмделәр.

Клуб ишек алдында һәм фоеда үткәрелгән спорт һәм милли уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Шулай ук бу бәйрәмгә авылыбыз тыл ветераны Фатыйма апа Гатауллина да килгән иде, ул балаларга күчтәнәчләр өләште. Ахырда уеннарда  катнашкан һәрбер балага истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International