28 март көнне Олы Мишә гомуми урта белем бирү мәктәбендә беренче язгы өмә үткәрелде.Өмәдә укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре актив рәвештә катнаштылар. Иң беренче мәктәп территориясен кардан арындырдык, кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдык. Мәктәп тирәсе чистарып , матураеп калды. Тиздән язгы бакча эшләре дә башланыр. Безнең мәктәп инде ул эшләргә дә әзер.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп,алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.