ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

28 март көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында язгы  өмә үткәрелде. Бакча хезмәткәрләре әйләнә-тирәне  чүпчардан һәм кардан арындыру өстендә эшләде.


28
март, 2015 ел
шимбә
28 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә шимбә өмәсе уздырылды. Шимбә өмәсенең максаты – мәктәп янын чүп-чарлардан чистарту һәм бинаны периметры буенча кардан арындыру. 

Шушы көннәрдә “Ключ на старт” Бөтенроссия рәсем һәм декоратив-кулланма эшләр иҗат итү буенча балалар һәм яшүсмерләр бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасына йөрүче Мәхмүтова Диләрә дә бар. Ул, тәрбиячесе Гарипова Гөлшат Илһам кызы җитәкчелегендә конкурска үзенең иҗат җимешен юллап, Татарстан Республикасы буенча төп номинациядә беренче урын яулады. 

Әлеге спартакиадада Баландыш мәктәбеннэн Шәрипова Илзирә, Гарипова Гузәл, Ситдикова Ландыш, Мөхәмәтшенә Рәфинә, Мөхәмәтшен Раил, Хәсәншин Нияз, Мөхәмәтшен Рәнис, Гайнетдинов Айзат  һәм остазлары Җэббаров Алмаз катнаштылар. Нэтиҗәләр буенча безнең командабыз 2 урынны яулады.

Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының  милли бәйрәмнәрен оештыруга зур игътибар бирелә. Бәйрәм, күңел ачу кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык китерү чарасы булса, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен үстерүдә зур этәргеч тә. Моннан тыш балаларның тирә-як, дөнья турында белемнәре арта, иҗади  фикерләү мөмкинлекләре үсә.

Шул уңайдан балаларның язгы  каникул көннәрендә  Айдар мәдәният йортында балалар арасында шахмат буенча ярышлар уздырылды. Әлеге ярышта оста уйнаучылар Хузина Әлфина һәм Фаляхова Ләйсәннәр табылды. Уен барышында балаларның ни дәрәҗәдә кызып китүләре, шахмат уйнау тәртибенең асылына төшенүләре чагылды. 
Татарстанның атказанган артисты исемен йөртүче Алан авыл мәдәният  йортының һәм Балыклы авылы мәдәният йортының иҗат төркемнәренә йорүче  яшьләр, авыл үзешчәннәре  “Елмай, елмай, елмай...” шоулы шаян тамашага әзерләнә. 
25нче март көнне Алан, Күкчә мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре авыл жирлеге башлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күчтәнәч- пакетлар өләштеләр. 
27 март көнне Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. агитаторлар белән киңәшмә уздырды.Киңәшмәдә 2015 елның 5 апрелендә узачак референдумга әзерләнү һәм оештыру  мәсьәләләре каралды. Үзара салымнан җыелган акчаларның нинди максатларга  тотылачагы  турында  халыкка аңлату  эшләре алып  барырга  кирәклегенә басым ясап әйтелде.  
Укучыларга КНИТУ укытучылары химия, физика, җәмгыят белеме буенча консультациялар үткәрделәр. Алар бик файдалы булды. Киләчәктә дә, безнең укучылар өчен шушындый очрашулар оештырылыр дип    өметләнәбез. Ә без, үз чиратыбызда, бу дәресләрне оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International