Аеруча күптән түгел Теләче урта мәктәбе укучылары катнашында уздырылган «Радуга здоровья» дип аталган чарага тукталды. Шулай ук Әнисә Хәмитовна Республикада узучы «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр эстрада фестиваленең зона турына йомгак ясады.
Чираттагы концертта Социаль яклау идарәсе, Пенсион фонды һәм Ветераннар советы оешмалары катнашты.
Алар уңышлы гына чыгыш ясадылар. Хор,вокаль ансамбль, дәртле биюләр чыгышы тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.