ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Быел Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Габдулла  Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә 24-25 март көннәрендә аның концертлары булып узды. 
24 март көнне  Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Кәүсәрия Галимуллина һәм Флера Габдуллина Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. 
Бәйрәмдә балалар өчен төрле спорт һәм милли уеннар оештырылды. Җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләр тапшырылды.
Бу елны китапханә әлеге атналыкны “Пойми язык  живой природы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән башлап җибәрде. Бу күргәзмәдә экология проблемасы, хайваннар дөньясының үзенчәлеклеге, табигатьнең матурлыгы турында ачык күрсәтелгән. 

Шул исәптән Максабаш авылы китапханәсендә “Ул мәңгелек яшьлек иленнән” дип аталган күргәзмә төзелде. Күргәзмздз җырчының иҗаты һәм җырлары белән танышырга була.

Китапханәләр авылларда эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап, газета-журналлар  уку теләкләрен арттыру максатыннан 25 март  көнне Алан урта мәктәбенең беренче сыйныф  укучылары класс җитәкчеләре Хасанова Г.А.  белән Алан авылы китапханәсенә экскурсиягә  бардылар.  Китапханәче Хисматуллина Фәүзия  китапка мәхәббәт, сак караш турында әңгәмә үткәрде. 
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп,алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.
10 март көнне Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларына үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Концерттан соң Югары Кибәхуҗа Мәдәният йортына экскурсия ясадылар: китапханәдә булдылар, истәлеккә дип фотога да төшәргә өлгерделәр

25
март, 2015 ел
чәршәмбе

23-24 март коннәрендә Биектау раонында боек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Созвездие йолдызлык 2015 конкур - фестиваленең зона туры булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International