ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
    Якташыбыз  җырчы, педагог  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Венера Ганиевага 60 яшь. Шул уңайдан Айдар авылы мәдәният йортында  "Туасы җырларым бар әле"  дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә аның тормышы, иҗаты  турында  мәгълуматлар  һәм зыялыларыбызның истәлекләре тупланды. "Шушы яктан, шушы туфрактан без" альбомы да әлеге күргәзмәдә урын алды.
Язгы каникул чорында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләре бара. Әлеге киеренке чорны ничек узарга соң? 25 мартта 11 сыйныф җитәкчесе Шәрәфиева В.М. укучылар белән әңгәмә үткәрде. 

Тәрбияче балалар белән су буйларына бармаска, үзеңне сулыкларда ничек тотарга, җыелып торган суларга кермәскә кирәклеген аңлатты. Яз- ел фасыллары буенча су басулар, елгадан боз кузгалу белән бәйләнгән.Яз көне бозның ныклыгы кими ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде.

Театральләштерелгән уеннар балаларда театрга кызыксыну уята. Мондый шөгыльләрдә балалар персонажга хас хәрәкәтләрне ясарга  (кош оча, кәҗә бәтие сикерә), кешенең эмоциональ хәлен сурәтләргә (торыш, ишарә, хәрәкәт) өйрәнәләр. Балалар әкиятнең эчтәлеген, әсәрне бик тиз һәм яхшы итеп истә калдыралар.
22 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналист” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Борханетдинова Резеда Җәүдәт кызы җитәкчелегендә, Түбән Саурыш авылында үткәрелгән “Нәүрүз” бәйрәмендә катнаштылар. 
Көн белән төн тигезләшкән бу көннәрдә ата-бабадан килгән һәм һәр буын көтеп алган Нәүрүз (фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата). Көнчыгыш календаре буенча кайбер төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт. 
23  март көнне Биектау районында XV Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык – 2015” фестивале узды. 
Укучылар бик актив катнаштылар.   Алар бик күп рәсемнәр ясап китерделәр. 22 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә китапханәче Хузиахметова З.Г.  шул рәсемнәрдән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең исеме “Кошлар безнең дусларыбыз” дип аталды.  

Цирк балалар өчен генә булса да, залда олылар да күп иде.  Бу кызыклы тамашада мультфильм геройларын да һәм башка әкият геройларын да күрергә була иде.  Балаларга цирк бик ошады. 

Бәйрәм барышында халык өчен казанда пешкән ботка, җылы чәй, коймак  һәм башка тәмле милли ризыклар тәкъдим ителде. Командалар арсында барган спорт уеннары мәдәният йорты үзэшчәннәренең чыгышы белән бәйләнеп барды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International