ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Теләче урта мәктәбендә Математика атналыгы  кысаларында математика фәне буенча  турнир булып  үтте. Математика укытучылары   Н.С.Максимова  һәм  Р.Р. Нуртдинов оештырган турнирда  барлык сигезенче сыйныф укучылары катнашты. 

2015 нче елның 23 нче мартында Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1- 4 нче сыйныф укучылары өчен “Әкияттә кунакта” исемле сыйныфтан тыш чара үткәрелде.

Спорт мәктәбе укучылары  Салимова Анастасия, Кадреева Екатерина, Белоусова Виктория катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Алан урта мәктәбе укучылары шефлык эшендә даими катнашып киләләр.Укучылар язгы каникулга таралсалар да, үзләренә беркетелгән өлкәннәрнең хәлләрен белеп, йорт эшләрендә булышып торалар. 22 мартта  8 нче сыйныф укучылары Балыклы авылыннан  Галиева Розалия апага чираттагы шефлык рейды ясадылар. 
20 нче март көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада  7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйгедә укучылар татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына нигезләнгән күренешләр тәкъдим иттеләр
21 март көнне  Олы Кибәхужа башлангыч,Кече Кибәхуҗа төп мәктәпләрендә традицион  «Кошлар көне» үткәрелде. Бәйрәмдә укучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр, кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. 
Әбде урта мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен “Урма-безнең байлыгыбыз”дип исемләнгән чара үткәрелде.Аны биология фәне укытучысы Михайлова Н.К.оештырды. 

2015 елның 20-22 март көннәрендә Сабада «Теләче» спорт мәктәбе укучылары  2000  елда туган һәм аннан да яшьрәк егет һәм кызлар арасында  РСФСРның  атказанган урманчы Миннеханов Н.М. истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия ярышларында катнаштылар. 

Укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар Һәм фоейда урнашкан күргәзмә белән дә таныштылар.
 Нәүрүз бәйрәме – халкыбызның гореф – гадәтләрен саклап калу, үсеп килүче яшь буынны таныштыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм җыр, бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы тәмле коймак, чәй, шашлык белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International