Карт көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген 1 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 20 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр.