Хатын- кызларыбызга мәдхия җырлаучы әлеге бәйрәм чарасында Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йортларында эшләүче “Сүнмәс дәрт” ,“ Шома бас” бию, “Өч Рәшит” триосы, “ Көмеш телле грмуным” һ.б. иҗат төркемнәре һәм аерым башкаручылар катнашты.
Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә, Каримуллина М.М. линейкада укучыларга язгы чорда сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып, кагыйдәләрне тагын бер кат исләренә төшереп үттеләр.
Китапханәчеләр безне ягымлы каршы алдылар, китапханәдәге китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар, китапларга сакчыл караш турында сөйләделәр.
Балалар алдан ук яз турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Әти-әниләр дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.
20 март көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияне чистарту максатыннан чүптән һәм кардан арындыру эшләре алып бардылар.
Һәр хезмәткәр үз эшен намуслы башкарды.