Олы Мишә урта мәктәбенең спорт залында төрледән төрле спорт ярышлары уздырыла, «Волейбол», «Баскетбол», «Көрәш», «Мини футбол».
Олы Мишә мәдәният йортында эшләп килүче «Лачын» спорт сөючеләр берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр зур теләк белән шушы спорт ярышларына йөриләр.
Район мәдәният йорты белгечләре аларга төрле юнәлештә ярдәм итеп, театраль күренешләрне өйрәтәләр, репертуар сайларга ярдәм итәләр.
18 март көнне, Югары Кибәхужа урта мәктәбендә булып үткән медаль тапшыру вакытында да, безнең "Балачак" һәм "Сәйлән" бию коллективлары уңышлы чыгыш ясадылар.
Балалар иҗат үзәгенең “Сурәкә” фольклор ансамбленә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Семенова Е.П. җитәкчелегендә, “Иске Казан түгәрәк уены” дип исемләнгән республика фестиваленә әзерлек эшләре алып баралар. Балалар өлкәннәр белән берлектә “Кичке уен” күренешен күрсәтәчәкләр.