ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

Оештыручы  –укытучы Ахметзянова  А.И.укучыларга  авылдашыбыз ,укытучы,Бөек Ватан  сугышы ветераны Иванов Д.Г. турында  сөйләде һәм “Эзләү” отряды  тарафыннан әзерләнгән презентация  күрсәтте.

Алдан орлыклар утырдылды, алар матур итеп тишелде. Бу атнада үсентеләрне аерым стаканнарга күчерә башладылар. 9 май -  Җиңү көненә безнең усентеләр чәчәк ата башлар диеп ышанып калабыз.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган медаль тапшыру тантанасында  Татарстан  Дәүләт советы депутаты Садыкова Разия Гаптеләхәтовна һәм район җитәкчнләре катнашты. 

Лесной төп гомумбелем бирү   мәктәбе укучылары график нигезендә караучысыз калган ятимә карт- карчыкларга һәрдаим булышып торалар . Чираттагы шундый очрашуларның берсендә“Ал    җилкән” отряды(7  сыйныф укучылары) сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Э.Г.җитәкчелегендә  тыл ветераны Никитина Ольга әбинең капка төбендәге,түбәдәге   карларын көрәп изгелек эшләп кайттылар. 

Сыйныф сәгатендә укучылар табигатебезнең матурлыгы, байлыклары һәм аларны саклау турында сөйләштеләр. Ахырдан табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз дигән нәтиҗә ясалды. 
Укучыларның туган як тарихы белән кызыксынуларын үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Терентьева Светлана “Россия династияләре” исемле Халыкара конкурста катнашты. 
Безнең  Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы авыл китапханәсе белән  элемтәдә тора.  Безгә кунак булып  авылыбыз китапханәчесе Махмутова Гөлназ Вакыйфовна килде.
Бүген Кече  Кибәхуҗа төп  мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап  "Бу көннәрне оныту мөмкин түгел"   дип исемләнгән  сугыш чоры шигырь ләре конкурсы булып үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International